news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иҗтимагый палата әгъзасы: Укытучының роле кимү җәмгыять иминлегенә йогынты ясаячак

Педагогларның намусын һәм абруен яклау өчен закон инициативалары гына җитми.

Иҗтимагый палата әгъзасы: Укытучының роле кимү җәмгыять иминлегенә йогынты ясаячак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян ). Россия укытучыларның намусын һәм абруен яклау механизмнарына мохтаҗ. Шул ук вакытта педагогка хөрмәт кечкенәдән үк салынырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе рәисе урынбасары Ирина Александровская белдерде. Ул укытучыларны мыскыл иткән өчен штрафка тартырга, ә кыйнаган өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә.

«Укытучы статусы теләсә кайсы очракта да җәмгыятьтә тиешле урынны таләп итә. Укытучы - ул барлык нигезләрнең нигезе. Бөек сәясәтчеләр, белгечләр чын укытучыда укымаса, ул укытучыга карата хөрмәт белән тәрбияләнмәсә, булмас иде», - диде ул.

Россиядә билгеле бер чорда офицер, медицина хезмәткәре һ.б. мөһим һөнәрләрнеке кебек укытучының роле дә кимеде. Кызганыч, бу җәмгыять файдасына бармый, диде Александровская.

«Бу соңыннан тулаем җәмгыять иминлегенә йогынты ясый. Шуңа күрә укытучының намусын һәм абруен яклау, һичшиксез, кирәк. Закон инициативалары гына җитми. Хөрмәт кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш», - дип өстәде агентлыкның әңгәмәдәше.

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы ата-ана белән педагог арасындагы эшлекле партнерлык берлегенә аерым игътибар бирде. «Чын цивилизацияле ата-ана үзе булмаган вакытта укытучы - ата-ана функцияләрен үз өстенә алган кеше икәнлеген аңларга тиеш. Әгәр гаиләдә укытучыга карата сәламәт мөнәсәбәт булса, югары әхлаклы бала үсәчәк», - дип искәртте ул.

Укытучыларны мыскыл иткән өчен штрафлар турындагы инициатива белән Гомумроссия педагоглар профсоюзы чыгыш ясады. Ата-аналар баланы тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән өчен 500 сумнан 3 мең сумга кадәр акча түләргә тиеш булачак, ә укытучыга һөҗүм иткән очракта штраф 5 мең сумга кадәр артачак.

Моннан тыш, укытучыларга карата кыйнау һәм көч куллану өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим ителә, медицина хезмәткәрләренә карата моны кертергә тәкъдим иткәннәр иде инде, дип яза «Известия».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100