Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ чит ил абитуриентлары саны буенча Россия югары уку йортлары өчлегенә керде
Институтка чит илдә яшәүчеләрдән 10 мең 939 гариза килгән.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык Россия вузларына чит ил гражданнарын кабул итү буенча 2020 елга нәтиҗә ясады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Мәгълүмат Росхезмәттәшлекнең электрон системаларын кулланып, абитуриентлар тарафыннан бирелгән гаризалар саны турындагы мәгълүматларга нигезләнгән.
Статистика күрсәткәнчә, Россия вузлары арасында чит ил студентлары саны буенча Казан федераль университеты өченче урынны били. Институтка чит илдә яшәүчеләрдән 10 мең 939 гариза килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз