news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов балигъ булмаганнарга снюс һәм вейплар сатуны тыю турында законны имзалады

Тыюны бозган өчен 150 мең сумга кадәр штраф каралган.

Миңнеханов балигъ булмаганнарга снюс һәм вейплар сатуны тыю турында законны имзалады
архив

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балигъ булмаганнарга никотинлы продукция сатуны, шулай ук никотин белән тәэмин итүнең электрон системаларын тыю турындагы законны имзалады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президент законга аны кабул иткәннән соң ук кул куйды. Рөстәм Нургалиевич балаларның сәламәтлеген куркыныч астына куярга ярамаганлыгын билгеләп үтте һәм әлеге законның үтәлешен катгый контрольдә тотарга кушты», – дип аңлатты Галимова.

«Балигъ булмаганнарга тәмәке булмаган никотинлы продукция сатуны, никотинны тәэмин итүнең электрон системаларын тыю һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы закон депутатлар тарафыннан кичә, 24 декабрьдә кабул ителде. Әлеге документ нигезендә, республикада 18 яшьтән кечерәк булган затларга никотинлы продукция, шул исәптән леденецлар, мендәрчекләр, тәмәкесез никотин пакетлары, шулай ук вейплар сату тыела. Моннан тыш, дару чарасы булмаган яки медицинага карамаган никотинлы продукция дә тыюга эләгә.

Закон проектында хокук саклау органнары хезмәткәрләре закон бозган өчен штраф сала алсын өчен, ТР Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Гражданнар өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 30 меңнән 50 мең сумга, юридик затлар өчен 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100