news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт ана капиталын алу кагыйдәләрен төгәлләштерә

Үзгәрешләр балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләргә кагыла.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә ана капиталын алучылар даирәсен киңәйтү планлаштырыла, тиешле закон проекты Хөкүмәтнең закон проектлары белән эшләү комиссиясендә каралачак, дип хәбәр итә «Известия».

«Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга төзәтмәләр кертә торган документ нигезендә, хәзерге вакытта әти кеше ана капиталын бары тик хатыны — Россия кешесе үлгәндә генә алырга мөмкин. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә сертификат алучылар даирәсенә Россия гражданлыгы булмаган хатын-кызлар кертеләчәк.

Ир-атлар РФ гражданлыгы булган һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларны яки 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләгән очракта ана капиталына дәгъва итә ала. Моннан тыш, ялгыз тәрбияләгән әтиләре үлгән очракта, проект әлеге хокукның турыдан-туры балаларга тигез өлешләрдә күчүен күздә тота.

Кирәкле документлар санын киметү уңаеннан сертификат дубликаты төшереп калдырыла, барысы да электрон форматта була. Кәгазь версияне мөрәҗәгать итү урыны буенча органнарда бастырып чыгарырга яки Федераль регистрдан соратып алырга мөмкин булачак.

«Без ана капиталы турындагы законга үзгәрешләр 2022 елда үз көченә керер дип өметләнәбез, — дип сөйләделәр басмага Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. — Бу үзгәрешләр 135 гаиләгә ана капиталын алырга мөмкинлек бирәчәк. Алар барысы да ялгыз әтиләр — Россия гражданнары, ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле алар чит ил гражданы булган хатыннары үлгәннән соң балаларын ялгыз тәрбиялиләр».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100