news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан сигез депутат Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» исемлеге буенча үткән

Бер депутат Россия Федерациясе коммунистлар партиясе исемлегеннән үткән.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Федераль Җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстан Республикасыннан сигез депутат «Бердәм Россия» партиясе исемлеге буенча һәм тагын бер депутат Россия Федерациясе коммунистлар партиясе исемлегеннән үткән. 

Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылган документтагы белешмә буенча, Дәүләт Думасына үтүче «бердәмроссиялеләр» исемлегендә — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, узган елгы чакырылыш парламентының түбән палатасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин бар.

Шулай ук Россия тимер юллары идарәсе рәисе — генераль директорның өлкән киңәшчесе Максим Топилин, Территорияләрне инвестицион үстерү фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев, VII чакырылыш Дәүләт Думасының мәдәният буенча комиссиясе рәисе Елена Ямпольская һәм V, VI, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский исемлеккә керә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы алдарак язганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов депутат мандатыннан баш тартырга карар биргән. Шулай итеп, ул исемлектә торучы чираттагы кешегә — Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга бирелергә тиеш була.

Россия Федерациясе коммунистлар партиясеннән Дәүләт Думасына Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев үтте. Ул әлеге партиянең Татарстандагы исемлеге башында тора иде.

Федераль Җыенның түбән палатасы сайлауларында Татарстанда «Бердәм Россия» 79,01 процент тавыш җыйды. Россия Федерациясе коммунистлар партиясе өчен 9,64 процент сайлаучы тавыш бирде, ЛДПР — 2,82 процент, «Гадел Россия — Дөреслек өчен» — 2,69 процент, «Россия Коммунистлары» — 1,33 процент, «Яңа кешеләр» 1,01 процент тавыш җыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100