Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Хөкүмәтенә үзара товар кертүне киңәйтергә тәкъдим итте
Татарстан Президенты Үзбәкстан Премьер-министры киңәшчесе белән эшлекле очрашу уздырды.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Үзбәкстан хөкүмәтләренә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры киңәшчесе Мехриддин Хәйретдинов белән очрашуда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан Президенты Татарстанның алдынгы компанияләре юнәлешендә актив эш алып барылуны искәртте. Үзбәкстанга „КАМАЗ“ автомобильләре китерелә, шулай ук Үзбәкстан базарында „Татнефть“ компаниясе эшли — бу күп ягулыклы автозаправка станцияләре, Үзбәкстанның беренче резинотехник заводы белән хезмәттәшлек җайга салынды», — дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстанда мәдәният һәм мәгариф программаларының актив гамәлгә ашырылуын искәртте. Татарстанда үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе ачылды, ә республиканың югары белем бирү йортларында Үзбәкстаннан 3,6 меңгә якын студент белем ала.
Татарстан Республикасы Президенты һәм Үзбәкстан Премьер-министры киңәшчесе шулай ук хезмәт базары һәм хезмәт миграциясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Үзбәкстан Татарстанга акча эшләргә килгән гражданнар саны буенча беренче урында тора.
2017 елда Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Хөкүмәтләре арасында РФ территориясендә вакытлы хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен Үзбәкстан Республикасы гражданнарын җәлеп итү һәм җыю турында килешү имзаланды. Хезмәт мигрантларын җыю буенча сынау проектын Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз