news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәис Миңнехановны бертавыштан Саба районы башлыгы итеп сайладылар

Район башлыгы урынбасары итеп ачык тавыш бирү юлы белән Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов сайланды.

Рәис Миңнехановны бертавыштан Саба районы башлыгы итеп сайладылар
http://saby-rt.ru/

(Саба, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Бүген Саба муниципаль районы Советының дүртенче чакырылыш беренче утырышы үтте. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгын сайлау — көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе иде. Рәис Миңнехановны бертавыштан Саба районы башлыгы вазифасына сайладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Утырышта катнашкан Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әлеге җаваплы вазифага Татарстан Президенты исеменнән Рәис Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте. Район Советы утырышында катнашкан 36 депутат та яшерен тавыш бирү юлы белән Рәис Миңнехановны сайлады.

Яңа сайланган район башлыгы Саба районына, аның халкына намуслы хезмәт итәргә ант итте.

«Миңа йөкләтелгән Саба муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкарган вакытта Россия Конституциясе һәм законнарына, Татарстан Конституциясе һәм законнарына, Саба муниципаль районы Уставына таянып эшләргә һәм Саба халкының мул тормышта яшәвен тәэмин итәргә булган бар белемемне һәм тырышлыгымны куярга, гражданнар һәм кешеләрнең хокукларын һәм бәйсезлеген якларга ант итәм», — дип вәгъдә бирде ул.

Район башлыгы урынбасары итеп ачык тавыш бирү юлы белән Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100