news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада район башлыгы итеп Рөстәм Нуриевне сайладылар

Сессиядә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллинаның район башлыгы вазифасын бушатуы турында хәбәр иттеләр.

Алабугада район башлыгы итеп Рөстәм Нуриевне сайладылар
http://городелабуга.рф/

(Казан, 25 сентябр, «Татар-информ»). Бүген дүртенче чакырылыш Алабуга муниципаль районы Советының беренче оештыру сессиясе булды. Сессиядә Алабуга муниципаль районы башлыгы сайланды. Әлеге вазифаны Рөстәм Нуриев башкарачак. Аның өчен депутатлар бердәм тавыш бирде. Бу турыда Алабуга муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сессиядә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

Рөстәм Нуриев Алабуга районы халкына ел дәвамында башкарылган уртак эш өчен рәхмәт белдерде. «Без район, республикабыз өчен эшләячәкбез, районның элеккеге җитәкчеләре эшчәнлеген дәвам итәчәкбез, гомүмән, алда башкарыласы яңа эшләр дә җитәрлек», — диде башлык.

Республика җитәкчелеге исеменнән яңа башлыкны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова котлады. Аның сүзләренчә, Алабугада бер ел эшләү дәверендә күп эшләр башкарылган һәм башкарыласы эшләр дә җитәрлек.

«Шәһәр үзгәрде, иҗтимагый киңлекләр, спорт мәйданчыклары, ишегаллары барлыкка килде. Болар барысы да бик мөһим. Сезнең җитәкчелегегез астында Алабуга районын уңышлы киләчәк көтә дип ышанам» — диде Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

Сессиядә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллинаның район башлыгы вазифасын бушатуы турында хәбәр иттеләр. Рөстәм Нуриев аңа нәтиҗәле уртак хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

Зөлфия Сөнгатуллина, үз чиратында, район башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Алабуга районы халкы файдасына башкарган эшләрендә уңышлар теләде. «Сезгә барлык яхшы амбициоз планнарыгыз гамәлгә ашуын телим», — дип өстәде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100