news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: “Хакимият һәм бизнес арасында упкын булырга тиеш түгел”

Илдә бизнесны үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылырга тиеш.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Кичә РФ Дәүләт Думасы депутатларының сәяси атнасы кысаларында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең дискуссия сәяси клубының утырышы узды. Әлеге чарада ТРдан РФ Дәүләт Думасы депутатлары, дәүләт хакимияте башкарма органнары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Утырышта төбәк сәясәте аша Россиянең социаль-икътисади үсеш концепциясен тикшерделәр һәм бюджет процессында төбәк үсешенең тоткан урынын билгеләргә тырыштылар. Утырышны ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Илсур Сафиуллин алып барды.
Депутатлар әлеге утырышның төп максатын РФнең озак вакытка исәпләнгән социаль-икътисади үсеше концепциясен эшләгән вакытта киң кырлы иҗтимагый диалог тәэмин итү дип билгеләде. Әлеге концепциянең нигезләмәләре “Стратегия 2020”нең мөһим өлеше булып торачак.
Фикер алышулар вакытында иң әһәмиятле мәсьәлә “Бердәм Россия” партиясе һәм “Эшлекле Россия” иҗтимагый оешмасының уртак эшләре программасы булды. Әлеге программада илебезнең социаль-икътисади үсешендә төп юнәлеш булып дәүләт һәм илкүләм бизнесның актив уртак тырышлыгы кирәк булу хакында әйтелә.
Тәкъдим ителгән программада кайбер критерийлар билгеләнгән, алар Россиягә үсешнең инновацион юлына чыгарга ярдәм итәчәк. Аерым алганда, үсешнең ресурс-юнәлешле моделеннән яңа инновацион моделенә, шәхси инициатива һәм көндәшлек икътисадына күчәргә кирәк.
Сәяси клубта катнашучылар “Җаваплы бизнес җаваплы партнерлык яклы” программасы буенча үз фикерләрен җиткерде. Күпләр фикеренчә, документ эшләп бетерүне таләп итә. Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин үз чиратында, программаның 2 ай дәвамында әзерләнүен билгеләп үтте һәм, билгеле, аның кимчелекләре дә юк түгел. Әмма әлеге документ илдә бизнесны үстерү өчен шартлар булдыру зарурлыгын раслый. “Хакимият һәм бизнес арасында упкын булырга тиеш түгел”, - дип саный Айрат Хәйруллин.
Фикер алышулар барышында Илсур Сафиуллин Россия үсеше өчен төбәкләр арасында көндәшлек булырга тиеш дип билгеләп үтте. “Һәр төбәк үз урынын табарга тиеш. Безгә “Стратегия 2020”дә Татарстанның урынын билгеләргә кирәк”, - дип өстәде ул.
Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев кайбер тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Әйтик, “дәүләт-бизнес-инвалидлар” партнерлык мөнәсәбәтләре булырга тиеш. Дәүләткә инвалидларга эшләр өчен шартлар тудыру зарур. Шулай ук, Р.Ганибаев фикеренчә, вак һәм кече бизнес белән дә партнерлык мөнәсәбәтләре төзү кирәк.
Озак дәвам иткән дискуссиядән соң анда катнашучылар мондый әһәмиятле мәсьәлә хакында фикер алышу дәвамлы булырга тиеш дигән карарга килде. Идеяләр нәкъ менә дискуссияләр вакытында туа. “Сәяси клуб – җанлы диалог өчен мәйданчык ул”, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин һәм: “Илдә бизнесны үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылырга тиеш”, - дип өстәде.

















autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100