news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы расланды

Программаны финанслау елына 32 млн сумнан 100 млн сумга кадәр җитте.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын 2020-2023 елга раслады. Карар бүген кабул ителде, дип хәбәр итте «Татар-информ» га Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Вице-премьер аңлатуынча, бу программа — 2014 елдан гамәлдә булган программаның яңартылган варианты гына түгел, ә өр-яңадан язылган дәүләт программасы. Аның нигезе итеп татар җәмәгатьчелеге тәкъдимнәре алынган.

«Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге татар җәмәгатьчелегенә күрсәткәннән соң, безгә бик күп фикер-тәкъдимнәр, киңәшләр килеп иреште. Яңа программага шушы тәкъдимнәрне керттек», — дип аңлатты Шәйхразиев.

Билгеле булганча, Татарстан Президенты хуплавы белән, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын финанслау да арттырылды — ул елына 32 млн сумнан 100 млн сумга кадәр җитте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100