news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара шахтерлар сабантуе Федераль сабантуй үрнәгендә ике көн уздырыла

Сабантуй 26 июньдә башлана.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кемеровода халыкара шахтерлар сабантуе ике көнгә сузылачак. Оештыручылар аның федераль сабантуй үрнәгендә оештырылуын әйтә.

«Халыкара шахтерлар сабантуе беренче тапкыр уздырыла. Без аны федераль сабантуй форматында уздырырга булдык. Беренче көнне Татарстан сәнгать осталары концерты була», - диде ТР Мәдәният министрлыгының халыкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Виктория Даутова.

«Безнең бирегә „Казан нуры“ оркестры, „Агыйдел“ дәүләт анамбле, Казан дәүләт фольклор ансамбле, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Фән Вәлиәхмәтов һәм башкалар килде», — диде ул.

Бәйрәм 26 июнь көнне Кемерово янындагы Кабан авылында башланып китә. Сабантуйның рәсми ачылу тантанасы да биредә була.

Сабантуйның беренче көнендә традицион ат чабышлары булачак. Параллель рәвештә Кузбасс иҗат коллективлары чыгышы көтелә. Икенче көнне бәйрәм Кемеровоның «Мәскәү» мәйданында дәвам итәчәк.

Сабантуй кысаларында төрле төбәкләрдән килгән шахтерлар делегацияләренең һәм күмер сәнәгате ветераннары парады булачак.

Сабантуйның традицион уеннарын Лениногорск районы әзерләгән. Бөтен кирәк-яракны да алар алып килә. Сабантуенда милли көрәш тә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100