news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Разил Вәлиев Конституциягә тавыш бирү турында: Бар кешегә дә катнашырга кирәк

Россия күләмендә тавыш бирү 1 июльдә узачак.

Разил Вәлиев Конституциягә тавыш бирү турында: Бар кешегә дә катнашырга кирәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә бөтен кеше дә катнашырга тиеш. Бу фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә шагыйрь, язучы Разил Вәлиев әйтте.

«Әлегә бездә тулы кыйммәтле гражданлык җәмгыяте юк, шуңа күрә мондый дәүләт күләмендәге сәяси чараларда катнашу һәр гражданин һәм тулаем ил өчен бик әһәмиятле», — диде Разил Вәлиев.

Конституциягә төзәтмәләр кабул итү-итмәүне халыкның билгеләве дә гадел. Хуплап яки каршы килеп тавыш бирү — һәр кешенең үз эше, әмма катнашырга кирәк, диде язучы.

Июнь башында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне дип 1 июльне игълан иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100