news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен кичектерергә кирәк

Белгечләр илнең төп законына үзгәрешләр буенча тавыш бирү өчен башка көнне билгеләячәк.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен, Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү көнен кичектерделәр. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

«Тавыш бирү көнен күчерергә кирәк», — диде Владимир Путин.

Гражданнарның иминлеге өчен, тавыш бирүне күчерү мөмкинлеге турында Россия Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр иткән иде.

Илнең төп документына төзәтмәләр кертү планлаштырыла. Үзгәрешләр балалар һәм гаилә кыйммәтләренә, социаль гарантияләргә, һәркем алырлык һәм сыйфатлы медицина мәсьәләләренә кагылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100