news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сovid-19 аркасында россиялеләрне коммуналь түләүләрдән азат итәргә тәкъдим иттеләр

Идея авторы - Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов фикеренчә, торак-коммуналь хуҗалыгына түләүдән азат итү катлаулы икътисади вазгыятьтә өлешчә ярдәм итәчәк.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия халкын Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле карантин чаралары вакытында коммуналь түләүләрдән азат итәргә тәкъдим иттеләр.

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов әлеге инициатива белән чыгыш ясады. Ул бу тәкъдимне илнең Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хезмәткәрләргә, гомуми керем кимүдән тыш, озак вакыт дәвамында өйдә булганлыктан, торак – коммуналь хезмәтләр өчен югары счетлар рәвешендә өстәмә чыгымнар тотарга туры килә», - диде парламентарий.

Шуңа бәйле рәвештә, депутат торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән вакытлыча азат ителү Россия гражданнарына катлаулы икътисади вазгыятьтә өлешчә ярдәм итәчәк, дип саный. Аның фикеренчә, мондый чара коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен кертелгән махсус режим тәмамланганчы гамәлдә булырга тиеш.

Власов Якушевтан «әлеге инициативага бәя бирүне һәм аны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга күрсәтмә бирүне» сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100