news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Политолог: Рөстәм Миңнеханов Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе

Татарстан Президенты Мәскәүдә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга йогынты ясау өчен кирәкле зирәклеккә ия.

Политолог: Рөстәм Миңнеханов Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе
архив

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Артур Казанцев). Рөстәм Миңнеханов Россиядә нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе һәм Мәскәүдә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга йогынты ясау өчен кирәк булган нык холыкка ия. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә политолог Аббас Галләмов сөйләде.

«Рөстәм Миңнеханов, һичшиксез, Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе. Ул төбәк мәнфәгатьләрен Мәскәүдә уңышлы яклау өчен җитәрлек дәрәҗәдә зирәк, ә кирәкмәгән урында Мәскәү алдында баш имәс өчен нык холыклы да. Ул алдынгы карашлы, бу Россия элитасының күпчелек өлеше алгарышка каршы булган вазгыятьтә бик мөһим», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында Татарстан Президенты вазифасына кереште. Аңа кадәр ул республика Премьер-министры булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100