Дамир Исхаков «башкорт» сословиесенә кергән татарлар турында аңлатты

Тарихчы әйтүенчә, 18 гасырдагы җанисәп сословие буенча алынган, милләт дигән күренеш соңрак барлыкка килгән.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында барган «Таяну ноктасы» тапшыруында узган гасырларда җанисәпне сословие буенча алулары, «башкорт» сословиесенә кергән татарлар һәм ул вакытта милләтнең икенче урында торуын аңлатты.

«Кайвакыт материалларга дөрес бәя бирмиләр. Мәсәлән, 18 гасырдагы җанисәп буенча документлар бар. Ул вакытта милләт буенча түгел, сословие буенча исәпкә ала торган булалар. Милләт дигән күренеш соң барлыкка килгән. Хәтта татарлар арасында да 19 йөздә үзен мөселман дип яздыручылар булган», — дип әйтә Дамир Исхаков.

Дамир Исхаков тикшермичә, «минем бабам башкорт икән» дигән әйбергә каршы булуын белдерде. «Кемдер беренче документта ясаклы татар дип язылган. Аннары ул әйләнә типтәргә. Ә күпмедер вакыттан соң ул башкорт сословиясенә кереп китә. Чөнки җир мәсьәләсе башкача чишелә. Шуны белмәгән кеше карый да, „минем бабам башкорт булган икән“ ди».

Дамир Исхаков Ризаэтдин Фәхретдиннең дә язулар буенча башкорт булуын әйтте. «Ризаэтдин Фәхретдиннең паспортын карасак, анда башкорт дип язылган. Ә ул татар морзалары нәселеннән чыккан кеше. Ул күченеп килгәч кенә башкортка әйләнгән», — диде ул. Тарихчы шулай ук музыкант Альберт Исмаилның да милләтен башкорт дип атавын җанисәпне сословие белән санаудан чыгып аңлатты.

«1917 елгы җанисәп — ул авыл хуҗалыгы исәбе. Анда җир мәсьәләсе төп мәсьәлә булган. Халыкның нинди милләттән икәнен сорасалар да, ул мәсьәлә икенче урында торган. Шуңа күрә җир буенча башкорт булып чыгучылар бар», — дип билгеләп үтте Дамир Исхаков.

«Бәлки, кешенең паспортында электән башкорт дип язылгандыр. Ләкин тикшерә башласаң, ул вакытында башкорт сословиясенә кертелгән татар булып чыга. Аны күп кеше аңламый, чөнки төпкә төшеп караганнары юк. Ләкин соңгы вакытта галимнәр авыллар тарихын яза башлагач, бу әйберләргә ачыклык кертелә башлады», — дип сөйләде Исхаков. Ул бу хакта Башкортстан тарихчылары да язуы хакында әйтте.