news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Чикләр дөрес күрсәтелмәү сәбәпле, Татарстаннан салымнар китә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе дәүләт реестрында республика чикләрен тикшерергә һәм территорияләрне кире кайтарырга кушты.

Мөхәммәтшин: Чикләр дөрес күрсәтелмәү сәбәпле, Татарстаннан салымнар китә

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстан чикләрен дәүләт реестрында күрсәтелүен контрольгә алырга һәм территорияләрне кайтарырга кирәк, чөнки республика салымнары башка төбәкләргә китә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика буенча Росреестрның республика буенча идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында әйтте.

«Территорияләрне арттыру өчен көрәш юк, сүз салым салу базасы турында бара. Татарстан Республикасына кертелгән аппендиксларда күрше төбәк бизнесы эшли, салымнарны үзенә алып китә. Җир өчен түләүдән тыш, башка салымнар китә», — диде республика парламенты башлыгы.

Ул элегрәк федераль үзәккә мөрәҗәгать итүен, аннан Татарстан тирәсендәге кайбер субъектлар территорияләре буенча җавап килгәнен әйтте.

«Кайбер субъектларга җир бирү референдум аша гына башкарыла, бу зур кыенлыклар тудыра. Әмма моның белән дә безнең белән күрше булган барлык территорияләр мәнфәгатендә сак шөгыльләнергә кирәк. Бу мәсьәләләр Чуваш һәм Марий Эл республикалары белән аеруча җентекләп эшләнде, эшне дәвам итәргә кирәк, әмма сак кына итеп», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Ул Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкләгән Бердәм җир турында мәгълүмат ресурсы эшләү буенча эшче төркемгә дәүләт реестрында чикләрне адекват чагылдыру өчен территориаль мәсьәләләрне контрольгә алырга кушты.

Хәзер Бердәм күчемсез милекнең дәүләт реестрына Татарстанның 3 119 торак пунктының 861 торак пункты гына чикләре кертелгән, ягъни аларның гомуми санының 27 процентка якыны. Татарстанның территориаль зоналары турында мәгълүматлар базасын төгәлләштерергә кирәк. Бүгенге көндә Бердәм күчемсез милекнең дәүләт реестрында республиканың 13 меңнән артык территориаль зонасының 92се турында гына мәгълүмат бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100