news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның ил халкына таянырга теләвен хуплады

РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында закон проекты беренче укылышта бертавыштан хупланган.

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның ил халкына таянырга теләвен хуплады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында җәмәгатьчелек дәрәҗәсендә фикер алышу хакында карарын хуплый. «Липецкта Путин әйтте: „бөтен ил халкына таянырга телим“ диде. Ил Президенты Владимир Путинның үз иле халкына таянырга теләве дөрес», — диде Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасында узган очрашуда.

Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында игълан иткән иде. «Бу төзәтмәләр, бер яктан, дәүләт хакимияте органнары арасында мөнәсәбәтләрне демократизацияләүгә юнәлдерелгән», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Путинның Конституциядә язылган Президент вәкаләтләрен, шулар арасында Хөкүмәтне формалаштыру юнәлешендәгесен ирекле төстә парламентка тапшыруын искәртте.

«Тагын берничә сорау тәкъдимнәр, төзәтмәләр рәвешендә Дәүләт Думасына кертелде, субъектларда карала. Без, эшче төркем, һәр тәкъдимне, пунктны тикшерәбез. Бигрәк тә юристларны, мәдәният әһелләрен тыңлау кызык. Бу эш четерекле, җитди, кызу темпта бара», — диде Татарстан парламенты рәисе.

Аның сүзләренчә, парламент партияләре тәнкыйди чыгыш ясаса да, тулаем алганда, беренче укылышта төзәтмәләрне бертавыштан хуплады. Хәзер икенче укылышка әзерлек бара.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем утырышында «преамбуласын үзгәртик» диючеләр булган. «Әйдәгез, ил атамасын үзгәртик диюче кайнар башлар да бар. 26 ел хезмәт иткән Конституция илне берләштергән, үсешкә китергән. Бүген эшче төркемнең аны яңадан астын өстен китерергә хокукы юк», — дип саный.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, төзәтмәләр буенча фикер алышулар нинди форматта булуы әлегә тәгаенләнмәгән. «Ничек булыр әлегә белмибез, бәхәсләр бара. Референдум түгел диделәр, килештерү, сораштыру юлы белән булырмы…» — диде.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100