news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Сталинның 140 еллыгы уңаеннан «Хәтер вахтасы» узган

КПРФ әгъзалары Ленин һәйкәле төбенә Сталинның портретын урнаштырган, чәчәкләр салган.

Азнакайда Сталинның 140 еллыгы уңаеннан «Хәтер вахтасы» узган
Хәким Гыйләҗев фотосы

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Азнакайның үзәк мәйданында, Ленин һәйкәле янында Сталинның 140 еллыгы уңаеннан «хәтер вахтасы» узган. Бу хакта Азнакайдагы КПРФ шәһәр комитетының беренче секретаре, шәһәр советы депутаты Хәким Гыйләҗев «Татар-информ» журналистына хәбәр итте.

«Халыкка юбилей икәнен аңлату максатыннан оештырылды. Илдәге тәртипсезлекләрдән халык туйды. Шушы кешедән үрнәк алырга кирәк дип күрсәтергә телибез. Сталин сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызды, илнең нигезен Ленин, Сталин салды. Ә аларны көне-төне хурлыйлар, әйтерсең үзләренең артык җире бар», — диде Хәким Гыйләҗев.

21 декабрьдә, 10 сәгатьтә КПРФ әгъзалары Ленин һәйкәле төбенә Сталинның портретын урнаштырган, чәчәкләр салган һәм «хәтер вахтасы» башланган. Аны Хәким Гыйләҗев һәм КПРФ әгъзасы Рөстәм Харисов башлап җибәргән. Вахтада партия әгъзалары Ринат Шәфыйгуллин, Риф Сәйфуллин, Зиннур Зәйниев, Мөдәррис Ганиев һәм комсомол әгъзасы Рафаэль Вәлиев, КПРФ тарафдарлары басып торган.

«Беркем дә 100 процент идеаль була алмый. Аларның да кимчелекләре бар. Әмма әле Ленин, Сталин дәрәҗәсенә җиткереп җитәкчелек иткән бер генә җитәкче дә юк», — диде Хәким Гыйләҗев.

«Татар-информ» журналистының соравына җавап биреп, Хәким Гыйләҗев репрессияләр чорында нахакка репрессияләнгән кешеләр барлыгын тануын әйтте. «Сталинның андый кимчелекләрен гафу итәргә кирәк. Сталин турыдан-туры үз кулы белән эшләгән эш түгел. Урыннарда булган кешеләр җибәргән хаталар бу, Сталин барысын да күреп бетерә алмаган. Аның җитешсезлеге бу. Аның кимчелегенә караганда уңай яклары искиткеч зур», — ди акцияне оештыручы.

Сталинның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Илгиз Хәбибуллин, педагог Ринат Шәфыйгуллин, Рөстәм Хәйруллин һәм Азат Кашаповка КПРФ үзәк комитететының «Сталинның 140 еллыгы уңаеннан» истәлекле медале тапшырылган. Сталин портретын бер ветеран өенә, балконга алып кайтып киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100