news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә шәһәр һәм район башлыгын сайладылар

Рәзиф Кәримовны икенче срокка Зәй районы башлыгы итеп сайладылар.

Зәйдә шәһәр һәм район башлыгын сайладылар
«Зәй-информ»

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Зәйдә IV чакырылыш шәһәр һәм район депутатлары советының беренче утырышы узды. Анда шәһәр һәм район башлыгын сайлау мәсьәләсе куелды. Сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән узды. Шәһәр һәм район депутатлары бертавыштан Рәзиф Кәримов кандидатурасы өчен тавыш биргән. Бу турыда «Зәй-информ» хәбәр итә.

Зәй районының почетлы гражданины «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев сүзләренчә, Рәзиф Кәримовның алты еллык эшчәнлеге вакытында районда уңай үзгәрешләр күп булды, аерым алганда, икътисад, инфраструктура, торак пунктларын төзекләндерү өлкәсендә. Шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында да лидерлык позициясенә ирештеләр.

Татарстан Президенты Аппарата вәкиле, Зәй районы кураторы — Татарстан Мәдәни иарас объектларын саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущин соңгы елларда районда социаль өлкәне үстерүдә шактый алга китеш булганлыгын әйтте.

Икенче срокка сайланган Рәзиф Кәримов Зәйдә алты ел эшләү вакытында икътисад, авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәдә эшләрне җайга һәм системага салынуын сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100