news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Конституцион судының өч яңа судьясы билгеләнде

Гүзәл Удачина Конституцион судта эшләячәк.

Татарстанның Конституцион судының өч яңа судьясы билгеләнде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Конституцион судының өч яңа судьясы билгеләнде. Алар арасында моңа кадәр Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып эшләгән Гүзәл Удачина бар. Судьялар вазифасын, шулай ук, Марат Хәйруллин, Фәнис Мусин башкарачак. Бу хакта бүген Дәүләт Советы утырышында билгеле булды.

Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Татарстанның Конституцион суды алты судьядан торганын әйтте. Алар республика Президенты һәм парламент рәисе тарафыннан тәкъдим ителә. Судья ун елга сайлана, кабаттан сайлау мөмкин түгел.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Марат Хәйруллинның 26 ел суд органнарында эшләгәнен билгеләп узды. «Аның тәҗрибәсе, абруе Конституцион суд эшендә файдалы булыр дип ышанам», — диде.

Фәнис Мусин кандидатурасын Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәкъдим итте, аның суд җәмәгатьчелегендә абруе зур булганын искәртте. Юрий Камалтынов Гүзәл Удачинаның да югары профессионализмга ия шәхес булуын ассызыклады.

Яңа судьялар үз вазифаларын гадел һәм намуслы итеп үтәү, Татарстанның Конституцион корылышын яклау, Конституция үтәлеше өчен җавап бирү турында тантаналы рәвештә ант иттеләр.

Рәйсә Сәхиева, Людмила Кузьмина, Артур Шакараевның вәкаләтләр срогы чыккан. 

  • Гүзәл Удачина 2010 елдан балалар омбудсмены вазифаларын башкарды. Марат Хәйруллин унике ел ТР Югары Суды рәисе урынбасары булып эшләгән. Фәнис Мусин Казанның Вахитов районы суды рәисе булган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100