news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районы башлыгы итеп Рәмис Сафиулловны яңадан сайладылар

Тәтеш районы башлыгы урынбасары итеп Евгений Курковны сайладылар.

(Казань, 24 сентября, «Татар-информ»). Тәтеш районының IV чакырылыш советының беренче сессиясендә район башлыгын һәм аның урынбасарын яңадан сайладылар. Анда Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район советы депутатлары, оешмалар җитәкчеләре, хезмәт ветеранннары катнашты. Бу турыда «Авангард» газетасы хәбәр итә.

Тәтеш районы башлыгы вазифасына Рәмис Сафиуллов кандидатурасын Татарстан Президенты исеменнән Әгъзам Гобәйдуллин тәкъдим итте. Рәмис Хатыйпович 2014 елдан бирле районны уңышлы җитәкли һәм бу чорда районның төрле өлкәләрендә күп эш башкарылды, диде ул.

«Рәмис Хатыйпович район башлыгы булып эшләгән елларда үзен максатчан, нәтиҗәле һәм җаваплы җитәкче итеп күрсәтте. Районда яшәүчеләр ярдәме белән ул алга таба да район өчен катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәчәк», — диде Әгъзам Саматович.

Аннары яшерен тавыш бирделәр. Район советы депутатлары район башлыгы вазифасына бертавыштан Рәмис Сафиуллов кандидатурасы өчен тавыш бирде.

Сайлаудан соң инаугурация чарасы узды. Район башлыгы ант бирде һәм үз вазифасын намус белән башкарырга вәгъдә бирде.

Тәтеш районы башлыгы урынбасары итеп Евгений Курковны сайладылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100