news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәррахов: Миңнехановның Юлламасы Россия өчен мөһим, чөнки Татарстан - терәк төбәк

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында мөрәҗәгать итте.

Фәррахов: Миңнехановның Юлламасы Россия өчен мөһим, чөнки Татарстан - терәк төбәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республика парламентына Юлламасы Татарстан Республикасы өчен генә түгел, ә бөтен Россия төбәкләре өчен мөһим. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррәхов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

«Президент билгеләгән өстенлекләр, без эшли торган ысуллар Татарстанның эшлекле тормышы өчен бик мөһим булачак. Ә республиканың Россия Федерациясе өчен таяныч төбәк булгач, барлык төбәкләр аңа карый, һәм Юллама тагын да мөһимрәк була» — дип белдерде әңгәмәдәш.

Ул бүгенге көнне бөтен республика өчен мөһим дип атады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына Юллама белән Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында чыгыш ясады. Трансляция туры эфирда республика телеканалларында һәм шулай ук интернетта булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100