news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада район башлыгын һәм аның урынбасарын сайладылар

Буа районы башлыгы итеп бертавыштан Ранис Камартдинов сайланды.

Буада район башлыгын һәм аның урынбасарын сайладылар
«Знамя» газетасы

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Буа районы дүртенче чакырылыш советының беренче утырышында район җитәкчесен сайладылар. Бу турыда «Знамя» газетасы яза.

Утырыш Буа якташлыгы җәмгыятенең Казандагы президенты Ирек Закиров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин катнашында узды.

Утырышны район советының өлкән яшьтәге депутаты Фәрит Садриев ачы. Анда Буа районы башлыгын сайлау мәсьәләсен карадылар. Депутатлар Ранис Камартдинов кандидатурасын карады. Аның кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

Утырышта район урынбасары итеп Илдар Еремеевны сайладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot