news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Безнең мәктәпләр барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш

Президент мәктәпләпрдә спорт базасын үстерүгә һәм мәктәп территориясен төзекләндерүгә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов: Безнең мәктәпләр барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы барлык мәктәпләрнең заманча таләпләргә туры килергә тиеш булуын әйтте.

«Безнең барлык коллегаларыбызның теләге — сыйфатлы спорт мәйданчыклары, төзекләндерелгән мәктәп ишегалды һәм янәшәдәге территория. Бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итәргә кирәк. Безнең мәктәпләр барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш», — диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышына әзерлек кысаларында узган семинар-киңәшмәдә катнашты. Чараны РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Очрашуда катнашучылар төбәкләрдә гомуми белем бирүне үстерү турында фикер алышты. Алар уку йортларын капиталь ремонтлау һәм мәктәп азык-төлек блогларын модернизацияләү мәсьәләсе турында аерым сөйләште.

Татарстан Президенты укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне сыйфатлы оештыру өчен азык-төлек блокларының инфраструктурасын яңарту буенча проект эшләргә кирәклеген ассызыклады.

Ул шулай ук спорт базасын үстерүгә һәм мәктәп территориясен төзекләндерүгә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.

Семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ Дәүләт Советына тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100