news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: 15 мең сумлык өстәмә түләүне барлык хәрби хезмәткәрләр алачак

Ил җитәкчесе өстәмә түләүне хәрби училище курсантлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә таратырга тәкъдим итте.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык хәрби хезмәткәрләренә 15 мең сум түләргә йөкләде.

Дәүләт башлыгы «Бердәм Россия» партиясе съездының икенче өлешендә катнаша, анда сайлау алды программасының йомгаклау вариантын расланырга тиеш.

«Бу түләүне, погондагы йолдызлар санына карамыйча, барысы да бер үк күләмдә алсын», — диде Владимир Путин.

Ул шулай ук әлеге түләүне хәрби училище курсантлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә таратырга тәкъдим итте.

Бу инициативаны дәүләт башлыгы узган якшәмбе көнне «Бердәм Россия» әгъзалары белән очрашуда ук белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100