news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казан Изге ана иконасы соборын торгызуга өлеш кертүчеләрне бүләкләде

Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Татарстан Хөкүмәте йортында узды

Миңнеханов Казан Изге ана иконасы соборын торгызуга өлеш кертүчеләрне бүләкләде

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Изге ана иконасы соборын торгызуга өлеш керткән өчен Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Президент матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, собор ачылу — биш еллык хезмәт, җәмгыять, хакимият һәм бизнесның хезмәттәшлеге һәм бердәмлеге нәтиҗәсе.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Сез беренче минуттан ук бу эшкә кереп киттегез, бу зур эшне җитәкләдегез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Фидакарь хезмәт өчен» медаленә «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Тимур Алишев, шулай ук «Татинвестгражданпроект» ДУП архитекторы Татьяна Ксенофонтова лаек булды.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллга, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтыновка, шулай ук бизнесменнарга, төзүчеләргә, рәссамнарга һәм чиркәү сәнгате белгечләренә республика җитәкчесенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук Президент митрополит Феофанның соборны торгызуга керткән шәхси өлешен югары бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100