news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ачык һавада төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларын билгеләделәр

Урам участокларында татарстанлылар алты көн дәвамында - 25-30 июньдә тавыш бирә алачак.

Татарстанда ачык һавада төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларын билгеләделәр
ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көннәрендә Татарстанда 370 тирәсе участок ачык һавада ачылачак. Аларда, нигездә, балалар бакчалары биналарында урнашкан участок комиссияләре эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.

«Участок комиссиясе махсус әзерләнгән территориядә эшләячәк, урамда  палаткалар, чатырлар куелачак. Без балалар бакчалары биналарыннан читтә тавыш бирүне уздыру карарының дөрес булуын аңлыйбыз. Бу тавыш бирү аның вакыты сузылуы белән аерылып тора: ул бер көн түгел, ә җиде көн дәвам итәчәк. Тавыш бирү 25 июньдә башлана һәм 1 июльгә кадәр дәвам итә», – диде бу вазгыятьне аңлатып Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, участокларны эшкә әзерләү башланды инде. Тавыш бирү көннәрендә алар башка урыннар кебек үк дезинфекция чаралары белән эшкәртеләчәк. «Көн дәвамында тавыш бирү өчен бүлмәләрнең дезинфекция эретмәләре белән дымлы җыештыру каралган, шул исәптән чүп савытлары, кабиналар, күчермә тартмалар эшкәртелә. Көн азагында, комиссия эшне бетергәннән соң, дезинфекция җиһазлары булган махсус бригада киләчәк, ул бөтен участокны эшкәртеп, аны киләсе көнгә әзерләячәк», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Андрей Кондратьев ачык һавада тавыш бирү өчен мәйданчыклар тавыш бирүчеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре агымын  таратырга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты. Маршрутларны һәм куркынычсыз дистанцияне билгеләр һәм күрсәткечләр ярдәмендә билгеләячәкләр. Участоклардан керү һәм чыгу урыннары төрле яклап булачак. Моннан тыш, керү һәм чыгу юлында дезинфекцияләүче келәмнәр һәм куллар өчен антисептиклар куелачак.   Дистанцияне үтәү өчен метр ярымнан алып ике метрга кадәр ара калдырылачак.

Ачык һавадагы участокларда татарстанлылар алты көн – 25-30 июнь көннәрендә тавыш бирә алачак. Гомумроссия тавыш бирү көнендә, 1 июльдә, гражданнар өчен бары тик стационар участоклар гына эшләячәк. Бу көн ял көне дип игълан ителде, бу тавыш бирүчеләр, шулай ук балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре арасындагы элемтәләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

«Без, оештыручылар буларак, тавыш бирүдә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен барысын да эшлибез», – дип йомгаклады Андрей Кондратьев.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100