news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Киләчәк булсын өчен Конституциягә мәдәни мирас турында төзәтмә кертү мөһим

Россиянең төп законына кертелә торган үзгәрешләр дәүләт ярдәменә һәм мәдәниятне саклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Эксперт: Киләчәк булсын өчен Конституциягә мәдәни мирас турында төзәтмә кертү мөһим
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Федерациясе Конституциясенә мәдәни мирасны саклау турындагы төзәтмә — киләчәккә кертем ул. «Татар-информ»да шундый фикер белән В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров уртаклашты.

«Мәдәни кыйммәтләрне саклау — үткәне түгел, хәтта бүгенгесе дә түгел, ә киләчәк ул. Без бүген боларның барысыннан да колак каксак, бездә мондый киләчәк булмаячак. Киләчәк булсын өчен элеккегене һәм бүген булганын тиешенчә кайгырту кирәк», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Шулай итеп, 68нче маддәгә үзгәрешләр тексты нигезендә, мәдәният аның күпмилләтле халкының уникаль мирасы дип танылачак, ул дәүләт тарафыннан хупланачак һәм сакланачак.

«Мәдәният — кешенең асылын билгели торган нәрсә. Культурасыз кеше, гади генә әйткәндә, хайванга тиң. Ул беркайчан да мондый хайван булмасын өчен аның эчке асылы — мәдәнияте: хәзергесе, үткәне һәм киләчәге булырга тиеш», — дип тәмамлады сүзен Таһиров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100