news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы Путинга тагын ике срокка сайлану хокукы бирә торган закон кабул итте

Сайлау үткәрү белән бәйле документлар Конституциягә кертелгән төзәтмәләргә туры китерелгән.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы Россиянең гамәлдәге Президенты Владимир Путинга дәүләт башлыгы вазифасын тагын ике срокта биләү мөмкинлеге бирә торган закон кабул итте. 

Яңа закон сайлаулар һәм референдумнар үткәрүгә бәйле документларны узган ел Россия Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә туры китерә. Аны Дәүләт Думасы депутатлары Павел Крашенинников һәм Ольга Савастьянова, шулай ук сенатор Андрей Клишас эшләгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Яңалык нигезендә, ил җитәкчесе постына ике тапкырдан артык сайлануны тыю гамәлдә кала. Әмма хәзер Төп законга төзәтмәләр керткәнче президент постында уздырылган вакыт исәпкә алынмый.

Каденцияләр санын чикләү турындагы нигезләмә «РФ Президенты вазифасын биләгән һәм (яки) биләүче затка, тиешле чикләүләр булган РФ Конституциясенә төзәтмәләр үз көченә кергән вакытта бу вазифаны күпме вакыт биләгән һәм (яки) били торган сроклар вакытын исәпкә алмыйча кулланыла», — дип искәртелә документта.

Моннан тыш, хәзер дәүләт башлыгы постына бары тик 35 яшькә җиткән, «илдә даими рәвештә яшәве 25 елдан да ким булмаган, элек чит ил гражданлыгы булмаган яки башка дәүләт территориясендә озак вакытка яшәү хокукы теркәлмәгән яки башка документка ия булмаган граждан гына дәгъва итә ала».

Шул ук вакытта тиешле норма элегрәк РФ составына тулысынча яки өлешчә кергән дәүләт гражданы булган һәм әлеге территориядә даими яшәгән россиялеләргә кагылмый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100