Башкортстанда балачагы сугыш чорына туры килүчеләргә аерым статус бирергә җыеналар

«Башкортстан Республикасында сугыш чоры балалары турында»гы законны 2021 елның маенда кертергә планлаштыралар.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балачагы Бөек Ватан сугышы елларында узган кешеләргә аерым статус бирү гадел булачагын искәртә. Бу фикерен Хәбиров социаль челтәрдәге аккаунтында язды, дип хәбәр итә «Башинформ».

«Сугыш чоры сабыйлары балачакларыннан мәхрүм ителгән һәм алар ил белән бергә авыр сынаулар кичерә. Аннан соң илне аякка бастыруда катнаша. Без алар алдында баш иябез! „Башкортстан Республикасында сугыш чоры балалары турында“гы закон 2021 елның маеннан гамәлгә керер дип планлаштырабыз. Ә без бюджет керемнәре арткан саен ярдәм күләмен арттыра барачакбыз», - дигән Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы «Бердәм Россия» партия активы белән семинарда 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган һәркемгә «Сугыш чоры балалары» статусын бирә торган закон проектын эшләүне активлаштырырга кушты.

Бу чорда туучыларның барысы да бер тапкыр бирелә торган түләүләр, шулай ук көчәйтелгән социаль ярдәм чаралары алачак.

Хәзерге вакытта Башкортстанда 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган 189 мең 155 кеше яши. Аларның 93 проценты социаль ярдәм чаралары ала, ә 13 меңнән артык кеше ташламалы категориягә керми, диелә бу хәбәрдә.