news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен сатып алырга тәкъдим иттеләр

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасы коронавирус Covid-19 пандемиясе шартларында гражданнарның иминлеге өчен кирәкле үзгәрешләр кичерәчәк.

Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен сатып алырга тәкъдим иттеләр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасы коронавирус Covid-19 пандемиясе шартларында гражданнарның иминлеге өчен кирәкле үзгәрешләр кичерәчәк. Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод сөйләде.

«Алдан тавыш бирү вакыты өч көннән җиде көнгә кадәр арта, “Мобиль сайлаучы“ программасы кулланылачак, җитди сәбәбе булганнарга өйдә тавыш бирү булачак, Мәскәүдә электрон тавыш бирү кулланылачак. Төбәк сайлаучыларына медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим ителде», - диде эксперт.

Эпидемиологик хәл катлаулы булуга карамастан, дөньяның башка илләрендә тавыш бирү план буенча уза: 29 февральдә Словакиядә парламент сайлаулары, 2 мартта – Израильдә парламент сайлаулары, 15 мартта Франциядә муниципаль сайлауларның беренче этабы өзеклекләрсез узды.

«Дөньяда сайлау процессларының тулы параличы турында сөйләргә ярамый. Әйтик, Франциядә күптән түгел узган муниципаль сайлауларда кирәкле саклык чаралары күрелде: сайлаучыларга медицина битлекләре, авторучкаларны эшкәртү өчен бактерияләргә каршы салфеткалар бирелде», - дип искәртте Александр Брод.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100