news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов нефть-газ компаниясе җитәкчеләренә: Мөмкин булган саклык чараларын күрегез

Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды

Миңнеханов нефть-газ компаниясе җитәкчеләренә: Мөмкин булган саклык чараларын күрегез
tatarstan.ru

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда берничә инновацион проект каралды. Президент җитәкчеләргә саклык чараларын күрергә кушты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Игътибарлы булыгыз! Бөтен мөмкин булган саклык чараларын күрегез, сез зур бер коллектив белән идарә итәсез. Кешеләр аралашуны киметергә кирәклеген аңларга тиешләр», — дип башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов, коронавирус пандемиясенә ишарә итеп.

Казан федераль университеты иярчен газны саклау һәм транспортлауның гидрат технологиясен эшләгән. Бу турыда КФУның кыен чыгарыла торган углеводородлар ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү кафедрасы мөдире Михаил Варфоломеев хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов бу теманы бик перспектив дип атады, бу технологиянең куллану даирәсен һәм аның икътисади тәшкилиятен өйрәнергә кушты.

Фраунгофер (Fraunhofer) исемендәге җәмгыять — Европада иң эре фәнни-гамәли җәмгыятьнең «Тюрингия Интернационал» контакт бюросы директоры, Россиядә Фраунгофер җәмгыятенең өлкән киңәшчесе Гүзәл Шәйхуллина да чыгыш ясады. «Немец мәктәбе — бик җитди. Без үзебезгә кызыклы темалар исемлеген билгеләрбез, аны бергәләп карарбыз һәм югары уку йортлары эшенә кертербез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Директорлар советы 28 майга билгеләнгән «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерларының гомуми җыелышын уздыруга бәйле мәсьәләләрне дә карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100