news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Россия халкы Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

Гражданнарның 70 проценты тавыш бирүдә катнашырга ниятли.

Эксперт: Россия халкы Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Конституциягә төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, ил гражданнарының күпчелеге сайлау участокларына килергә җыена. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод шундый фикер белән уртаклашты.

«Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге 12 мартта үткәргән сораштырудан күренгәнчә, сораштырылучыларның 45 проценты сайлау участокларына киләчәген төгәл әйткән, тагын 24 проценты: „Мөгаен, килербез“, — дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер», — диде Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне иҗтимагый палата, сәяси партия, иҗтимагый оешма вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар да катнаша ала, шулай ук видеокүзәтү куллану хуплана. Мәгълүматларны фальсификацияләүдә җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.

Искәртеп узабыз, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100