news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов 1897 елгы җанисәптә кайбер татарларның рус булып язылуын әйтте

Тарихчы әйтүенчә, мондый очраклар кешеләрнең вазгыятьне аңлап бетермәве аркасында килеп чыккан.

Айрат Фәйзрахманов 1897 елгы җанисәптә кайбер татарларның рус булып язылуын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Таяну ноктасы» тапшыруында 1897 елгы җанисәп турында сөйләштеләр. Тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов ялгышлык аркасында татарларның да рус булып язылу очраклары булуын белдерде.

«Анкеталарда шундыйрак әйберне дә күрергә була: теле татар, дине мөселман, үзен рус итеп яздыра. Йөз процент татар авылында да булган андый хәлләр. Кешеләр аңламаган гына инде», — диде ул.

Тарихчы Дамир Исхаков та халык санын алу барышында хаталар килеп чыгуын раслады. «Эченә кереп карасаң, анда әллә нәрсәләр бар. Күп кеше чыннан да аңлап бетермәгән. Мөселман дип тә язганнар анда, мишәр дип тә. Ул чорда да халык санын алучыларны ничек итеп берләштерергә өйрәткәннәр, хәзер дә шулай эшлиләр», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100