news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тышкы эшләр министрлыгында Донбасстагы операцияне глобаль сугышны кисәтү дип атадылар

«Бу — сугышның тәмамлануы. Ә кем белми, сугыш сигез ел барды», – ди Мария Захарова.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова фикеренчә, Донбасстагы хәрби операция — глобаль сугышка китерергә мөмкин булган вакыйгаларны кисәтү.

Донбасс территориясендәге махсус хәрби операция ул — сугыш башлану түгел, ә глобаль сугышны булдырмый калу омтылышы гына. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова әйтте, дип хәбәр итә «Интерфакс».

«Бу сугыш башлану түгел, бу — беренчедән. Бу бик мөһим. Безнең омтылыш  — глобаль сугышка китерергә мөмкин булган вакыйгаларны кисәтү. Һәм, икенчедән, бу — сугышның тәмамлануы. Ә кем белми, сугыш сигез ел барды. Канкойгыч, гражданнар арасында югалтулар белән», — дип, вакыйгага карата  үз фикерен белдерде Захарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100