news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Донбасстагы операциянең мәҗбүри характеры турында белдерде

Дәүләт башлыгы фикеренчә, Россиягә «асылда сайлау калдырылмады».

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россиянең Кораллы көчләре Донбасста үткәргән операция мәҗбүри чара булып тора. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бизнес вәкилләре белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, Россиягә «асылда сайлау калдырылмады». Аның сүзләренә караганда, вазгыятьне җайга салу өчен Россиянең моңа кадәр ясаган омтылышлары нәтиҗәсез булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100