Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында Үзбәкстан Президентын сайладылар
Үзбәкстанда төп тавыш бирү көне итеп 24 октябрь игълан ителде.
(Лаеш, 23 октябрь, «Татар-информ», «Кама ягы», Ольга Исаева). Лаеш районында Үзбәкстан Президентын сайлау буенча алдан тавыш бирү үтте. Үзбәкстанда төп тавыш бирү көне итеп 24 октябрь игълан ителде. Әмма аның туган илләреннән читтә яшәүчеләре алдан тавыш бирәләр.
Моның өчен махсус мобильле пунктлар булдырылды, шуларның берсе Лаеш районында — «Егорьево теплицаларында» эшләде. 18 яше тулган Үзбәкстан гражданнары тавыш бирү хокукына ия.
Шуны да әйтеп үтү кирәк, сайлау оештыруга җитди әзерләнгәннәр. Короновирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен барлык чаралар сакланган. Сайлау участогына тавыш бирергә килүчеләрнең барысының температурасын үлчәделәр, битлекләр бирделәр, социаль дистанция сакланды.
Безнең хәбәрчебез ни өчен мобильле пункт итеп «Егорьево теплицалары» сайлануы белән кызыксынды. Әлеге илнең күп кенә гражданнары бу предприятиедә эшли һәм аның территориясендә урнашкан тулай торакта яши.
«Генераль консуллык йөзендә Үзбәкстан Республикасыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, шул исәптән Татарстан Республикасына зур рәхмәт белдерәбез. Сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырыла», — диде сайлау комиссиясе әгъзасы Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыкның беренче секретаре Азизбек Разаков.
Мобильле пункт 14.00 сәгатьтә эшли башлады һәм үз ишекләрен 20.00 сәгатьтә япты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз