news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла парламент утырышында Хәтер көнен канунлаштыру мөрәҗәгатен җиткерде

«Хәзерге буынга, аяусыз сугышта ике яктан да һәлак булучыларны шушы көндә искә алу, сабак алыр өчен кирәктер дип саныйм» — диде депутат.

Ркаил Зәйдулла парламент утырышында Хәтер көнен канунлаштыру мөрәҗәгатен җиткерде
http://gossov.tatarstan.ru ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ​ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла бүген Дәүләт Советы утырышында Хәтер көнен канунлаштыру турында мөрәҗәгатье җиткерде.

«Дәүләт Советының элекке депутатлары Ф.Сафиуллин, И.Таһиров, Р.Хәкимов һәм башка җәмәгать эшлеклеләре, әдәбият-сәнгать вәкилләре ел саен 15 октябрьдә үткәрелә торган Хәтер көнен канунлаштыру, ягъни „Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы Татарстан канунына“ кертүне сорап, гамәлдәге Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак, миңа мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге мөрәҗәгатьне Дәүләт Советына җиткерүне үземнең депутатлык һәм гражданлык бурычым дип саныйм», — диде Ркаил Зәйдулла.

​Ул чыгышында безнең илдә ерак үткәндә калган тарихи вакыйгалар еш кына бүгенге вазгыятькә дә йогынты ясаганын искәртте.

«Тарихта, билгеле, җиңүләр, шатлыклы вакыйгалар гына түгел, бүген дә сабак булырлык фаҗигаләр дә тулып ята. Шуларның берсе — Казан дәүләтенең тар-мар китерелүе. Монда кемнең җиңүе, кемнең җиңелүе турында да, яисә ике халыкның чәкәләшүе хакында да сүз бармый, чөнки Казанны алырга килгән гаскәрдә дә шактый татарлар булган, Казан ягында урыс тупчылары булуы да мәгълүм. Бу бит урта гасырлар!» — диде депутат.

«​Әлеге сугышны булдырмый калып була идеме? Аның өчен нинди адымнар ясарга кирәк иде? Ике яктан да бихисап һәлак булучылар нинди максатларны күздә тотып сугышкан? Һәм акланганмы бу корбаннар? ​Кыскасы, хәзерге буынга, аяусыз сугышта ике яктан да һәлак булучыларны шушы көндә искә алу, сабак алыр өчен кирәктер дип саныйм. Ә үз дәүләтчелеген саклап ватаннары өчен шәһит киткәннәрнең истәлеге, әлбәттә, безгә аерата изге, кадерле», — ди Ркаил Зәйдулла. 

Ул ​Күптән түгел РФ Президенты Владимир Путинның 2030 елда Куликов кырындагы сугышның 650 еллыгын илкүләм үткәрү турындагы боерыгы булганын искәртте. «Казан өчен сугыш та ил язмышындагы әһәмияте ягыннан ул яудан һич тә ким түгел дип саныйм. Казан алынганнан соң илнең үсеш юлы бөтенләй бүтән юнәлештә китә. Һәм без әле дә шул юнәлештә хәрәкәт итәбез», — дип белдерде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100