news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 24 утырышында катнашты

Утырышта республиканың Иҗтимагый палатасының өч яңа әгъзасы расланды.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 24 утырышында катнашты. Утырышта 26 мәсьәлә, шул исәптән 19 республика закон проекты һәм ике федераль закон проекты каралды.

Сессиядә республика Пермьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов уздырды.

Утырышта республиканың Иҗтимагый палатасының өч яңа әгъзасы расланды, алар аның составына парламент квотасы буенча тәкъдим ителгән. Шулай ук алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының яңа сайланган депутатларының торак сәясәте, инфраструктура үсеше һәм социаль сәясәт буенча парламент комитетларында эшләячәге турында карар кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot