news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин интернет һәм почта аша дистанцион тавыш бирү турында законны имзалады

Дистанцион форматта тавыш бирүне үткәрү турындагы карарны Россия Үзәк сайлау комиссиясе кабул итәчәк.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин интернет һәм почта аша дистанцион тавыш бирү мөмкинлеге турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына, референдумнарга, шулай ук башка очракларга сайлауларны оештыруга кагылышлы үзгәрешләр «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» законга кертелә.

Әлеге яңалык кертелгәч, дистанцион форматта тавыш бирүне уздыру турындагы карарны «Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе мөстәкыйль рәвештә кабул итү» күздә тотыла.

Моннан тыш, сайлаучыларның имзаларын дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә җыю мөмкинлеге булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе электрон рәвештә һәм почта аша тавыш бирү үзенчәлекләрен аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100