news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Декрет акчасын берничә эш урыныннан алырга мөмкин булачак

Әгәр хатын-кыз берничә урында эшли икән, бала карау буенча пособиене дә берничә эш урыныннан ала алачак.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына аналарга берничә эш урыныннан декрет акчасы алу хокукы турында проект кертелде. Проектның авторы Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Проект нигезендә,«Вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы законга үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Әгәр хатын-кыз берничә урында эшли икән, бала карау буенча пособиене дә берничә эш урыныннан ала алачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot