news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тузиков: Конституциягә төзәтмәләр Россиянең юридик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итә

Илнең Төп документында Россиянең хокукый суверенитетын ныгытачаклар.

Тузиков: Конституциягә төзәтмәләр Россиянең юридик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Кискенләшкән сәяси конкуренция шартларында Россия үзен юридик яктан якларга тиеш. Мондый фикерне «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире социология фәннәре докторы Андрей Тузиков белдерде.

«Без конкурентлы көрәш кискенләшкәнен күрәбез. Илләр, барыннан да элек, үз мәнфәгатьләре турында кайгырта башлый. Мондый геосәяси көндәшлек шартларында Россия дә, халыкара судларда йөрмәс өчен, юридик яктан акцентлар куярга тиеш», — диде Тузиков.

Ул теләсә кайсы ил территориаль бөтенлектә булуны тели, шуңа күрә Россия территорияләрен тартып алуга юнәлтелгән теләсә нинди өндәүләр һәм гамәлләрне тыю турында төзәтмәләр кертү кирәк иде, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100