news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ларионова: Илнең дәүләт сәясәтендә гаилә мәнфәгате өстенлеге - иң дөрес карар

Россиянең Төп законына кертелә торган төзәтмә гаилә, гаилә кыйммәтләрен һәм балаларны яклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Ларионова: Илнең дәүләт сәясәтендә гаилә мәнфәгате өстенлеге - иң дөрес карар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия Конституциясендә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балалар турында кайгырту мәсьәләләрен ныгыту аерылышуларның артуы һәм туучылар санының кимүе белән көрәштә мөһим адым булып тора. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әнә шундый фикерен уртаклашты.

«Безне Россиядә аерылышулар саны арту, туучылар саны кимү, халыкның гомер озынлыгы түбән булу белән бәйле проблемалар борчымый кала алмый. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре, балалар мәсьәләләренең закон белән ныгытылуы, минемчә, чыннан да бик мөһим. Илебезнең дәүләт сәясәтендә гаилә һәм балалар мәнфәгате өстенлеге — иң дөрес карар», — дип сөйләде ул.

Ларионова шулай ук илнең Төп законында яшьләр сәясәтен беркетүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Татарстанда Россиядә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылганын искәртте.

«Һичшиксез, яшьләр сәясәтен ныгыту — бөтен ил территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда бердәм якын килүне җайга салу һәм формалаштыруга бик мөһим һәм үз вакытындагы адым», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100