news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары булды

Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары булды
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары булды.

Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

2018 елдан башлап Россиянең Төзелеш министрлыгын Владимир Якушев җитәкли. Хөкүмәт составын яңартканда, ул үз постын саклап кала.

Моңа кадәр РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүнең элеккеге вице-мэрын һәм Татарстанның Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгы Марат Хөснуллинны Виталий Мутко урынына вице-премьер итеп билгеләде.

Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин 1962 елда Казанда туган, 1985 елда «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100