news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владмир Путин кешелекне чамасыз кулланудан баш тартырга чакыра

Россия Президенты сүзләренчә, дөньядагы критик халәтне климат үзгәрешенә карап белеп була.

Владмир Путин кешелекне чамасыз кулланудан баш тартырга чакыра
kremlin.ru

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин җәмгыятьне берни белән дә чикләнмәгән, артык һәм чамасыз кулланудан баш тартырга чакыра. Бу турыда ул «Валдай» клубында чыгышында әйтте.

«Мин дискуссияне киңәйтеп, чамасыз һәм берни белән дә чикләнмәгән кулланудан баш тарту турында да әйтәсем килә. Сакчыл һәм уйлап, кирәк кадәресен генә файдаланырга, бүгенге көн белән генә түгел, иртәгә ни буласын да уйлап яшәргә кирәк», — ди Путин.

Владимир Путин «Нәни принц» әкияте героен үрнәк итеп китерә. Антуан де Сент‑Экзюпериның төп герое сүзләренчә, иртән торып, үзеңне тәртипкә китергәч, үзеңнең планетаңны дә тәртипкә китерергә кирәк. Президент гомуми йортыбызны киләчәк буынга да калдыру өчен, әлеге «күңелсез эш» белән кешеләр даими рәвештә шөгыльләнергә тиеш дип исәпли.

Аның сүзләренчә, «критик хәл туды», моны климат үзгәрүенә карап белеп була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100