Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советы 29 октябрьдә беренче укылышта 2021 елгы бюджет проектын караячак
Республика парламентының 16нчы утырышы көн тәртибенә 29 мәсьәлә кертелгән.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының уналтынчы утырышы 29 октябрьдә узачак. Анда депутатлар 2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын беренче укылышта караячак. Бүген ТР парламенты президиумы утырышында шул хакта билгеле булды.
«Татарстан Президенты Дәүләт Советына 2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына республика бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турындагы закон проектларын тапшырды. Алар комитет утырышларында, парламент тыңлауларында һәм муниципаль берәмлек вәкилләре катнашында узган республика киңәшмәсендә җентекләп тикшерелде. Профиль комитеты барлык нәтиҗәләрне гомумиләштерде», - диде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.
Ул билгеләп үткәнчә, алда торган утырышның көн тәртибенә 29 мәсьәлә кертелгән, алар арасында республиканың 18 закон проекты да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз