Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС яшь дипломатларын геостратегик элемтәләрне ныгытырга чакырды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе БРИКС илләренең яшь дипломатлары форумында катнашучыларга сәламләү сүзләре юллады.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). БРИКС дәүләтара мәйданчыгының уникаль форматы амбициоз максатлар куярга һәм аларның казанышларына нәтиҗәле ирешергә мөмкинлек бирә. Бу эштә яшь дипломатлар да зур роль уйный. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советы рәисе, РФ Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.
Республика парламенты җитәкчесе форумның көн тәртибендәге мәсьәлә дөньяда бик кирәкле булуын искәртте.
«Сүз безнең дәүләт яшьләренең турыдан-туры хезмәттәшлеге турында бара, алар хәзерге катлаулы чорда геостратегик киңлектә сәяси, сәүдә-икътисади, гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуның төп нокталарын билгеләргә тиеш», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул форумда дискуссияләр югары дәрәҗәдә сөйләшүләр процессын баетырга һәм БРИКС көн тәртибен тирәнәйтергә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.
Бүген Казанда БРИКС илләре яшь дипломатларының V форумы башланды. Анда Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Россия һәм Кытайдан 50 белгеч дипломатиядә инновацияләр һәм өлкәне цифрлаштыру турында фикер алышачак. Чара спикерлары арасында Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Россия-Америка мәсьәләләре буенча вәкиле Стивен Сигал һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз