news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Интернетта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның шәхси сайты эшли башлады

Татарстан спикерының www.speaker.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан сайтына керүчеләр Фәрит Мөхәммәтшинга Интернет кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать итә ала

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Бүген Интернетта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның шәхси сайты эшли башлады. Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сайтны эшләүчеләр алдында Фәрит Мөхәммәтшинның парламенттагы гына түгел, аның Дәүләт Советыннан тыш, ягъни Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Төбәкләр палатасының Мәдәният һәм мәгариф буенча комитетта - рәислек, Татарстан Халыклары ассамблеясе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге, “Волга” ГАЗ-21” авторетроклубы белән җитәкчелек итү һәм башкалар белән бәйле эшчәнлеген чагылдыру бурычы торган.

Моннан тыш, әлеге ресурсның кыйммәте шунда: ул архив характерындагы сирәк материалларны туплаган, анда Фәрит Мөхәммәтшинның фәнни эшләре, монографияләре, китаплары, статьялары, фәнни язмалары урын алган. Сайтта “Вакыйгалар”, “Парламент”, “Партия эше”, “Эшчәнлек”, “Европа Советы”, “Фән” һәм “Биография”, “Гаилә фотоальбомы”, “Тормыш баскычлары”, “Әти һәм остаз” дип аталган бүлекләр бирелгән.

Татарстан спикерының www.speaker.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан сайтына керүчеләр Фәрит Мөхәммәтшинга Интернет кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot