news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Апанай» мәчете Кадер киченә багышланган бәйрәмгә чакыра

Бәйрәм 29 апрельдә 12.30да башлана.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). 29 апрельдә Казанның «Апанай» мәчетендә «Кадер кичен эзлик» дигән шәһәр бәйрәме уза. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада шәех Али хәзрәт Ибодов кадер киче турында нәсыйхәт, Нияз хәзрәт Сабиров «Әл-Кадр» сүрәсенең тәфсире турында аңлатачак. Өлкәннәр өчен «Рамазан» викторинасы, балалар арасында «Әл-Кадр» сурәсен кагыйдәләргә туры китереп, дөрес итеп уку бәйгесе, балалар өчен уеннар һәм эстафета көтелә. 

Кадер киче көнне кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, этләр өрмәс, Кадер кичәсе таңында кояш та ап ак булып чыгар, диелә хәбәрдә.

«Кадер кичен эзлик» дигән шәһәр бәйрәме көндезге сәгать 12.30да башлана. Адресы: Каюм Насыйри урамы, 29 йорт.

news_right_1
news_right_2
news_bot